Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

НОВЫЕ ДИПЛОМЫ

"СКАЗОЧНОЕ ЛЕТО"

№ 1802 Сценарии праздника "Яңа ел әкияте"

Опубликовано 31.12.2016

 Гарифзянова Гульнара Рауфовна
МБДОУ "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района , Республика Татарстан
Воспитатель
Сценарии праздника  "Яңа ел әкияте"

 

                 Беренче  кечкенәләр төркеменең чыршы бәйрәме сценариясе

 

                                                                              Төзеде: Гарифзянова Г.Р.

 

 Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.


Бар Җиһан акка төренгән
Җем-җем килеп кар көлә
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә.
Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел  чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик. (Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)


Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).
- Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап  үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез.
1 бала 

Күрегез бу чыршыны,
Матурланган, киенгән.
Безгәкалынурманнан
Ул кунак булыпкилгән.
2 бала
 Чыршы бәйрәме-
Ямьле бәйрәм бит,
Чыршы янында
Җырлап әйләник.


Алып баручы.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!


Алып баручы:  Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң чыршыны мактап җыр да җырлап үтик.

                                        Җыр “ЧЫРШЫКАЙ


Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)


Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле, чыршы төбен кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен кунаклар чакырабызмы?


Балалар.Әйе.
(Кыңгырау шалтырату.   Кар кызы  керә)


Кар кызы 

Кар кызы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!
 Кар кызы. Бергә узсын Яңа ел!
Дусларым, мин сезгә үземнең Кар бөртекләрен дә алып килдем.  Килегез!
Матур итеп биегез.


                         “Кар бөртекләре биюе”

  Алып баручы. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен тагын кунаклар чакырабызмы?


Балалар.Әйе.
(Кыңгырау шалтырата. Төлке  керә)
Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.


Алып баручы. Ай-яй, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аны куабыз.
                   (Кар атышлы уйныйлар.)

 Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача).

 

Алып баручы.  Без, усал төлкене акылга утырттык, әйдәгез кар йомарламнарын җыеп куйык, афәрин, булдырдыгыз балалар.
(Җыеп бетергәч, Төлке чыршы артыннан чыга)
Төлке. Ах, әле сез миннән көләсезме? Бернинди дә бәйрәм булмаячак, мин сезне моннан куам. Барыгыз чыгып китегез, нишләп утырасыз.


Алып баручы. Син Төлке, тавышланма әле, балаларга кара , ничек матур итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм итәсе килә, син аларны кума?
Төлке. Кем матур?
Балалар.Мин, мин.
Алып баручы. Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке. Мин дә матур. Матур бит мин?
Чыннан да бик матурлар.Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар.Бәйрәм.


Алып баручы.  Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.

 

Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бернинди дә бәйрәм белмим.
Алып баручы. Ә син Төлке балаларны тыңлап кара, үзең аңларсың.
  


3 бала
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйныйбыз.
Кыш бабайны каршылыйбыз
Яңа җырлар җырлыйбыз.


Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде. Балалар миңа да бәйрәмдә калырга рөхсәт итәсезме?

 

Алып баручы. Рөхсәт итәләр, безнең балалар бик акыллылар. Менә Төлке хәзер карап үт әле , безнең малайларыбыз нинди матур бию өйрәнгәннәр.

 

                     (Петрушкалар биюе)

 

Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз?
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк.


(Кыңгырау шалтырата.

Бергә. Кыш бабай! Кыш бабай!
(Музыка астында Кыш бабай   керә .)
Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым, нәни кыз һәм улларым! Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.
 
Кыш бабай. Котлы булсын Яңа ел!
 
Кыш бабай.Уф, арыдым. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктым, соңга калмаска тырыштым.   Менә барыбер килеп җиттем сезнең янга. Я, исәнмесез балалар, кадерле кунаклар! Соңга калмаганмындыр бит?


Алып баручы.  Юк бабакай, син бик вакытлы килеп җиттең. Әйдәгез, балалар бергәләп җыр белән каршылыйк Кыш бабабызны.

 

                                   Җыр « Кыш бабай»


  
Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.

                          (“Өшетәм” уены.)

 
Кыш бабай. Афәрин, балалар булдырдыгыз!
Мин бик арыдым утырыйм әле бераз.


Алып баручы. Әйдә бабакай утырып тор , бераз ял итеп ал.

 

 Алып баручы. Бабакай, безнең балалар син килүгә бик күп шигырьләр өйрәнделәр. Тыңлагыз әле менә.

 

 

4 бала

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә

Балтаң белән чыршыны

Кисеп аудар чанаңа

Ул киенеп, ясанып,

Килсен безнең арага.

 

5 бала

Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән

 

6 бала
Чыксаң чеметә,

Битне өшетә

Менә шул аның

Бөтен эше дә

7 бала

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде

Төрле кызык сүзләр әйтеп

Бүләк өләшеп йөрде

 

8 бала

Кыш  бабай  , Кыш  бабай  

Безгә кунакка килгән

Килмәс иде безнең белән

Биисе килгән

 

9 бала

Кыш бабай мине

Бәген син макта

1яшькә үстем

Син килгән чакта

 

10 бала

Рәхмәт сиңа  Кыш  бабай  

Безнең белән дус бабай

Сагынып килеп җиттең

Яңа ел бүләк иттең

 

11 бала

Яңа елга бүләк алып

 Кыш  бабай  килде

Бакчадагы һәр балага

Бүләкләр бирде

 

12 бала

Яңа ел бәйрәменә

Кыш  бабай  килде

Матур шигырь сөйләүчегә

Ул бүләкләрен бирде

 

13 бала

 Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та,
Бәлки биерсең син дә.

                     (Кыш бабайны биетү.)


Кыш бабай.Уф, алҗыдым, эримен! Башка бии белмимен. Кызым,кызым кар яудыр. (Утыра)
Кар кызы. Җилләр, җилләр исегез! Кар яудырып китегез!
(Кар бөртекләре сибеп чыга)
Әйдәгез әле, балалар, кайсыгыз җитез, кайсыгыз уңган икән уенда сынап карыйк.


                            ( Уен “Кар бөртеге җыю”.)

 

Алып баручы.

Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

Бер биеп алыйк әле.

 

                             (Татарча парлы бию.)

 

Кыш бабай.  Ай -яй матур биеделәр, бик осталар икән

 

Алып баручы.  Әйе шул Кыш бабай, безнең балалар бик осталар.

Менә син килүгә чыршы турында бик матур бер җыр да өйрәнеп куйганнар иде, Әйдә син дә тыңлап үт.

 

                                Җыр “ Чыршы”

Кар кызы.

Кыш бабай! Син бүләкләрне

Оныттыңмы бирергә?

Әллә инде балаларны

Яратмыйсыңмы бер дә?

Кыш бабай.

Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләрен өләшә)
 

 Кар кызы.

Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә.

Бергә.Сау булыгыз, балалар!